Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Ияләнә алмыйм син юклыкка...

Синсез яз... ( Апам Гөлзада Нәҗипова истәлегенә) Синсез каршылаган беренче яз... Кыяр-кыймас атлый урамда. Тик җылысын тоймый йөрәккәем, Битарафмын быел мин аңа. Җаннарыма тынгы таба алмыйм, Куңел урсәләнә, шомлана, Ияләнә алмыйм син юклыкка, Әйләндеме яз да бушлыкка?! Синсез каршылаган беренче яз... Тәрәземне чиртә кич-иртә, Ямьле диеп әйтә алмыйм аны, Шыксыз...

Синсез яз...
( Апам Гөлзада Нәҗипова истәлегенә)

Синсез каршылаган беренче яз...
Кыяр-кыймас атлый урамда.
Тик җылысын тоймый йөрәккәем,
Битарафмын быел мин аңа.
Җаннарыма тынгы таба алмыйм,
Куңел урсәләнә, шомлана,
Ияләнә алмыйм син юклыкка,
Әйләндеме яз да бушлыкка?!
Синсез каршылаган беренче яз...
Тәрәземне чиртә кич-иртә,
Ямьле диеп әйтә алмыйм аны,
Шыксыз кышны ул хәтерләтә.

Ә син узең чып-чын Яз идең бит,
Балкып янган изге Кояшым!
Һәммәбезгә куңел җылың бирдең,
Авыр чакта җан-сулыш өрдең!
Юксынабыз таңнар аткан чакта,
Авыр сулыйм шәфәкь батканда,
Синсез язлар, кышкы җилдәй салкын,
Куңелләргә җитми син-ялкын!
Ахры әле чынлап аңлап киләм,
Булгансың син безгә бик якын!!!

Марсель Шарапов.
04.04.2018.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев