Ижевскида йорт җимерелү аркасында үлүчеләр саны өчкә җиткән
Һәлакәттә дүрт кешенең зыян күрүе билгеле.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Ижевскида торак йортның бер өлеше җимерелүе аркасында үлүчеләр саны өчкә җиткән, дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгына Удмуртия сәламәтлек саклау министры урынбасары Людмила Гузнищева хәбәр иткән.
"Өченче үлгән кеше турындагы хәбәр раслана. Бу турыда җимерекләрне актарган җирдән җиткерделәр. Зыян күрүчеләр дүрткә җитте - тагын бер хатын-кыз беренче республика клиник хасатаханәсенә китерелде", - дигән ул.
Алдан ике кеше үлгәнлеге, өч кеше зыян күргәнлеге турында хәбәр ителгән иде.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/09/152001/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев