Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каенсар урманында - театрлар сабантуе

Театрлар сабантуен да көтеп алдык. Сәгать 11 дә Каенсар урманында быел икенче тапкыр мәйдан карыйбыз.

      Театрлар  сабантуе бара. Ачылышы бик матур булды. Район сабантуендагы кебек үзебезнең Әтнә дәүләт драма театры артистлары башлап җибәрде. Җигүле атлар керде. Атлар чыгып киткәч, мәйданны үз әләмнәре белән республикабыздагы театр коллективлары сәламләде. Ул матурлыкны тасвирлап бетереп булмый.

    XI Театраль сабантуйны да районыбыз  башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов башлап, килгән кунакларны сабантуй белән котлады. Районыбызның экономик хәле белән таныштырып үтте.

Аннан соң Татарстан дәүләт советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова сәламләп, артистларны бәйрәм белән котлады. Алар  оештыру эшләрен башкарган районыбыз башлыгына һәм аның командасына  рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

    Сабантуй кунаклары арасында   Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Равил Əхмәтшин, Театр сабантуеның идея авторы, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов тә бар иде, аларның чыгышын да тыңладык.

   Быелгы театр сабантуенда Татарстанның 11 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнаша.  Әлеге сабантуйны  ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте оештырды.

   Сабан туе программасы нәкъ районныкы кебек  уен-ярышлардан тора: көянтә-чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә, милли көрәш. Тагын бер үзгәлеге   батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия булачак.

"Көрәштә дә, уеннарда да  дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы", - дип кисәтте әлеге бәйрәмне алыып баручы үзебезнең театрыбыз артисты Марат Хәбибуллин.

Алдагы елларда  театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Камал театры артистлары Алмаз Гәрәев, Минвәли Габдуллин, “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б.лар калган булган.

Көрәшкә Әтнә театры артисты Фаяз Хөсәенов та керде. Уңышлы гына көрәшә башлады. Әле көрәш дәвам итә.

Һәр театр артистының  - үз өе, үз киеме бар. Безнекеләр яшел киемнән. Кайсы театрдан икәнне беләсегез килсә, артларына чыгып, футболкадагы язуларны карый аласыз.

Халык бик күп, мәйдан гөрли...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев