Җиңел яңгыр булып киләсең дә
Тиз арада явып китәсең.
Əллә кояш көнләшәме миннән,
Əллә узең эреп бетәсең...
Ләззәт бит ул - явым кочагында
Чыланыплар басып торуы.
Яктылыктан качып, болыт күзләп,
Сине тәннәремдә тоюы!
Кыска шул син, Бәхет, вакытлыча...
Нигә шулай сирәк киләсең?
Кирәк түгел миңа кояш нуры!
Яңгырларны килә күрәсем...
Болытларга менеп, сеңәсем...
Әбринең укучыларын бу шигырь таң калдырган. Аңа җыентык чыгарырга, шигырьләренә җыр язарга тәкъдим итүчеләр бар. Эльмира Садриева атлы берәү, Әбринең киләчәген кайгыртып, "Альманах чыгар, картлык көнеңне уйла, гел тамада булып йөрмәссең бит инде. Пенсияңә бераз өстәлер", - дип язган.
Әбри исә, тыйнак кына, "Шагыйрь түгел лә мин, үзем өчен генә язам", - дигән.
Нет комментариев