Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда зур йөк машинасы пенсионерны бәрдергән

Өлкән яшьтәге ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Сканиа» йөк машинасы Җиңү проспектындагы 21 Б йорты каршында җәяүлене бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казанда 112 ашыгыч хезмәтне чакыру бердәм номерына шул хактагы хәбәр кичә 15.00 сәгатьтә килә. Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 71 яшьлек ир-атның тиешсез урыннан юл аркылы чыгуын ачыклый. Өлкән яшьтәге ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/19/152631/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев