Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанга Таиландтан кайткан туристлар "Ливадия" дә беренче медицина тикшерүе уздылар

Санаторийга 111 турист урнаштырылды, алар якындагы ике атнаны карантинда уздырачак.

Төнлә Казанга кайткан  Таиланд туристлары «Ливадия» санаториена урнаштырылды. Иртән беренче медицина тикшерүе уздырылды һәм Covid-19га анализлар алынды. Бу хакта «Татар-информ» мага ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Кайтучылар арасында күрше төбәкләр: Самара, Киров, Пермь, Пенза халкы да бар», — диде ул. «Ливадия» шифаханәсендә  барлыгы 111 турист, шул исәптән 17 бала, якындагы ике атнаны алар карантинда үткәрәчәк. Аерым алганда, аларга көнгә ике тапкыр температура үлчәтәчәкләр.

«Казан» халыкара аэропортына кичә   Таиландтан туристларны алып кайткан  самолет төште. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе хезмәткәрләре самолет бортында күчмә тепловизор ярдәмендә санитар-карантин контроле үткәрделәр.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/17-04-2020/pribyvshie-v-kazan-turisty-iz-taylanda-proshli-pervyy-medosmotr-v-livadii-5736977 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев