Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кем рәнҗешләре төшә безгә? Тагын 5 яшьлек бала...

Татарстанда биш яшьлек бала тугызынчы каттан егылып төшкән. Тикшерү комитеты баланың үлеме буенча җинаять эше ачкан. (Казан, 28 март, "Татар-информ"). Татарстанда 27 мартта Кама Аланы бистәсендә биш яшьлек бала күпкатлы йортның тугызынчы катыннан егылып төшкән. Бала үлеме буенча җинаять эше ачылды дип, "Татар-информ"га Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән...

Татарстанда биш яшьлек бала тугызынчы каттан егылып төшкән. Тикшерү комитеты баланың үлеме буенча җинаять эше ачкан.

(Казан, 28 март, "Татар-информ"). Татарстанда 27 мартта Кама Аланы бистәсендә биш яшьлек бала күпкатлы йортның тугызынчы катыннан егылып төшкән. Бала үлеме буенча җинаять эше ачылды дип, "Татар-информ"га Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, баланың әнисе эшкә киткән. Бераз авырып торган баласын иптәш хатыны белән калдырган. Бу хатын исә баланы үзен генә калдырып, кибеткә чыгып киткән. Бала тәрәзә төбенә менеп баскан һәм тугызынчы каттан егылып төшкән.

Бала урында ук җан биргән.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан, судмедэкспертиза чаралары билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев