Чистарту икеайлыгы... хәер, ел буе иң йөрәккә тигәне шушы чүпләр инде. Кышын да,язын да, җәен дә чисталыкны саклый белмибез. Гаепле дә юк, һәркем үзенчә хаклы заманда яшибез бит. Ә район үзәгендә шушы хәл. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе үзенекен сөйли, коммуналь хуҗалык үзенекен... Аңлап була икесен дә. Ә чүпләргә карагач,...
Чистарту икеайлыгы... хәер, ел буе иң йөрәккә тигәне шушы чүпләр инде. Кышын да,язын да, җәен дә чисталыкны саклый белмибез. Гаепле дә юк, һәркем үзенчә хаклы заманда яшибез бит. Ә район үзәгендә шушы хәл. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе үзенекен сөйли, коммуналь хуҗалык үзенекен... Аңлап була икесен дә. Ә чүпләргә карагач, җан әрни. Юл өстендә бит.
-Трактор йөреп тора, бер авылда да мондый хәл юк, бары Әтнәдә, трактор китә, чыгарып өяләр...- йөри торгандыр. Тик урыны- урыны белән атна буе торган чүпләр дә бар. Килешү нигезендә чүпләр капка алдыннан гына алынырга тиеш, ә бу багана төпләренә, "Мин чүпне чыгармыйм, ягам", дип, чүп өчен акча түләмәүчеләр чыгара, - диләр.
Алтын урталыкны ничек табасы? Бәлки район башлыгының киңәшен тотып протокол төзи башларгадыр, "Кесәдән акча чыгарып түли башламыйча, чистарынып булмый,"- ди ул. Дөрес әйтәме? Бәлки...
- Капчык төягән чүпләрне урам чатларына калдырганчы машинагыз белән чүп полигонына менгезегез, кем сүз әйтә, каравылчыга әйтелгән, берәүне дә кире бормаячак...- ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.
Ахыр чиктә, катгый адымга барып, штраф түләтә башламагайлары, экологлар да киләсе...
.jpg)



Нет комментариев