Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары тезләнеп халыктан гафу сорады
Түрә гафу сорагач, митингка җыелган кешеләр кул чапкан (Казан, 27 март, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары - Кузбасс вице-губернаторы Сергей Цивилев «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә кешеләр һәлак булган өчен тезләнеп гафу сорады. Бу турыда RT хәбәр итте. Сергей Цивилев өлкә хакимияте бинасы янындагы митинг вакытында халык алдында чыгыш ясаган вакытта,...
Түрә гафу сорагач, митингка җыелган кешеләр кул чапкан
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары - Кузбасс вице-губернаторы Сергей Цивилев «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә кешеләр һәлак булган өчен тезләнеп гафу сорады. Бу турыда RT хәбәр итте.
Сергей Цивилев өлкә хакимияте бинасы янындагы митинг вакытында халык алдында чыгыш ясаган вакытта, тезләренә чүккән. Түрә гафу сорагач, митингка җыелган кешеләр кул чапкан.
«Татар-информ» агентлыгы узган якшәмбедә «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Әлеге фаҗигада 64 кешенең гомере өзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев