Халыкара авыл яшьләре конгрессы 26 илдән вәкилләр җыячак
Чара авыл җирләрендә яшәүче яшь белгечләр белән эшләү өчен алдынгы халыкара тәҗрибәләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Казанда 6-9 февральдә беренче тапкыр Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Чарада Россия Федерациясенең 50 субъектыннан һәм 25 якын һәм ерак чит илләрдән 250дән артык вәкил катнашачак.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова хәбәр итте.
"25 илдән 37 делегат килергә гариза бирде. Аерым алганда, БДБ, Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән кунаклар көтелә. Конгресста 25 халыкара спикер һәм 20дән артык федераль спикер катнашачак», – дип сөйләде спикер.
Шувалова конгресста катнашырга Татарстаннан да 100 вәкил теләк белдерде, дип әйтеп үтте.
"Һәр муниципаль берәмлектән икешәр кеше, – дип өстәде ул. - Катнашучыларның дәрәҗәсе шактый югары, чөнки һәркем үз өлкәсендә эксперт. Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе сүзләренә караганда, конгресста катнашучыларны теркәү 15 гыйнварга кадәр булачак. Чарада катнашырга 18-35 яшьлек яшьләр: авыл яшьләре белән эшләүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре, авыл эшкуарлары, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, авыл территорияләре җирле үзидарә органнары вәкилләре чакырыла.
ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков конгрессны үткәрүнең төп максаты – анда яшәүче авыл җирлекләрендә яшь белгечләр белән эшләүнең алдынгы халыкара тәҗрибәләрне өйрәнү, дип ачыклык кертте.
"Конгрессны шундый югары дәрәҗәдә үткәрү, һичшиксез, киләчәккә нигез салыр дип көтелә. Әлеге чара бүгенге икътисадый һәм сәяси шартларда авыл белән эшләүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын тагын бер кат дәлилли һәм ул тамга өчен генә үткәрелми. Киләчәктә дә авыл яшьләре белән эшләргә тиешле өстенлекле юнәлешләрне билгеләү мөһим. Без барыбыз да аңлыйбыз, киләчәк-яшь кадрлар, белгечләр кулында», - дип ассызыклады ул.
Садыйков фикеренчә, конгресс "Алдагы елларда республикада барлыкка килә торган иң перспектив эшләнмәләр һәм проектлар тәкъдим итәргә мөмкин булачак».
Катнашучылар үз компетенцияләрен һәм күнекмәләрен түбәндәге профильле мәйданчыкларда күтәрә алачак: «Авылда яшьләр эшкуарлыгы: трендлар, алымнар һәм уңышка ирешү серләре», «Мәдәният, тәңгәллек һәм туризм: авыл территорияләре мәдәни үсеш драйверлары» һәм «Мәгариф һәм лидерлык: уңышлы шәхесне үстерү өчен авыл җиренең уникаль мөмкинлекләре». Проект гражданнар җәмгыятен үстерү буенча Президент грантлары фонды һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырыла.
Фото һәм мәгълүмат https://www.tatar-inform.ru/news/agriculture/10-01-2020/mezhdunarodnyy-kongress-selskoy-molodezhi-soberet-v-kazani-predstaviteley-25-stran-5715389 файдаланып язылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев