Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елда Татарстанда 45 авыл мәдәният йортын төзекләндерү ниятләнә

"Көтеләчәк эшләрнең 40 проценты яңа төзелеш булса, 60 проценты ремонт булачак", - диде министр.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда 45 авыл мәдәният йортын төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта кичә Кремльдә узган утырыштан соң Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.

Искәртеп үтик, кичә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы узды.
Көн тәртибенә республикада этномәдәни инфраструктура үсеше турындагы мәсьәлә чыгарылган иде. Төп доклад белән мәдәният министры чыгыш ясады. Ул авыл клублары төзелеше һәм төзекләндерү программасын 2019, 2020 елларда да дәвам иттерүне сорады. Министр муниципалитетларда 500 дән артык мәдәни учреждениенең ремонтка мохтаҗ булуын билгеләп узды.

"Бик таушалган хәлдә булган биналар бар, аларны төзекләндерергә кирәк. Алар үзләренең чиратларын көтә. Президент күбрәк капиталь ремонт ясарга, булган клубларны яңартырга кирәк дип әйтте. Быел программа буенча 45 мәдәни учреждение төзекләндерелде, кайбер районнар үзләре ремонтлый, аларга моның өчен бик зур рәхмәт. Киләсе елда да 45 объект төзекләндереләчәк. Көтеләчәк эшләрнең 40 проценты яңа төзелеш булса, 60 проценты ремонт булачак. Без Министрлар Кабинетыннан карар чыкканын көтәбез", - диде Айрат Сибагатуллин журналистларга.

Аның әйтүенчә, яңа төзелгән клублардагы эшчәнлектән халыкның 97 проценты канәгать. Шулай да, Рөстәм Миңнеханов авыл клубларының күбесе нәтиҗәле эшләмәве өчен шелтә белдерде. Бу нисбәттән, министр журналистларга: "Бездән клубларның эшен тагын да яхшырту буенча тәкъдимнәр кирәктер дип уйлыйм", - дип белдерде.

Айрат Сибагатуллин мәдәният учреждениеләре төзелеше һәм ремонт өчен ел саен 614 млн сум акча бүлеп бирелүен әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/13/154191/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев