Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Китап” радиосы көн чынбарлыгына җавап бирә

Баш мөхәррир Алмаз Миргаязов сүзләренә караганда, бу радиода кызыклы, актуаль әсәрләр яңгыраячак.

Шунысы кызык, тапшыруда яңгыраячак әдәби әсәрне халык үзе сайлый. Бу «ТАТМЕДИА» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары һәм радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов фикере.

“Китап” – яңа төр радио, монда бүләк алу өчен чыккан әсәрләр түгел, ә нәкъ менә бүгенге көн таләбенә җавап биргән, актуаль әсәрләр яңгыраячак. Китап буларак кына түгел, газета-журналда дөнья күргәннәре дә яңгыраячак”, дигән фикердә ул.

Шунысы кызык, данлыклы «Ак чәчәкләр» романы өзекләрен дә тиешле форматта яңгыратырга мөмкиннәр. Чөнки Алмаз Миргаязов әйтүенчә, ул романны тулысынча яңгырату мөмкин түгел. “Ә радиода бер ритмдагыны 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый. Бу бик авыр булачак. Музыкаль паузадан соң, дәвам итәргә була», — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев