Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Клубларны нигә бетерәләр?

Революциягә кадәр авылларда староста һәм каравылчы өе булган. Совет хакимияте урнашканнан соң, авыл советы һәм мәдәният учагы - клуб оештырылган. Минем туган авылым Яңа Җөлбидә клуб булып күп еллар мәчет бинасы торды. Авыр сугыш елларында да клуб үз эшен туктатмады. Аның мөдире, идән-сәхнә юучысы, мичкә ягучысы бар иде. 1970нче еллар...

Революциягә кадәр авылларда староста һәм каравылчы өе булган. Совет хакимияте урнашканнан соң, авыл советы һәм мәдәният учагы - клуб оештырылган.

Минем туган авылым Яңа Җөлбидә клуб булып күп еллар мәчет бинасы торды. Авыр сугыш елларында да клуб үз эшен туктатмады. Аның мөдире, идән-сәхнә юучысы, мичкә ягучысы бар иде. 1970нче еллар уртасында авылда колхоз идарәсе яңа клуб салдырды. 2010 елларда, вакытында ремонт үткәрмәгәнлектән, клуб ябылды. Шәкәнәч авылында да клуб эшләми. Ябылу чираты Кече Әтнә клубына җитте. Түбәсенең бер башыннан калайлары кубарылып, яңгыр сулары эчкә ага. Мөдире бер оста белән сөйләшеп караган, ул түбә бөтенләе белән черегән, кадак тота торган нәрсәсе калмаган дип ремонтламаган. Авыл кечкенәме, зурмы, халыкка мәдәният үзәге кирәк. Авыл җирлеге, күмәк хуҗалык идарәләре булмаган кечкенә авылларда клуб мөдире бердәнбер җаваплы шәхес иде. Үзенең төп вазифасыннан тыш, ул йомышчы да. нинди генә эш булса да, аңа кушалар.

Мин 10 ел мулла булып эшләгән авылда һәр елны Каберстанны чистарту эшенә чакырып, шул ук мөдир йорт саен йөреп чыкты. Әлбәттә, нәтиҗәсе зур иде, Каберстан һәрвакытта чиста булып торды. Аларга авылда эш җитәрлек, һәрбер эшне башлап йөрүче, оештыручы алар.

Авыр сугыш һәм аннан соңгы елларда, клуб авыл халкын төшенкелеккә бирелүдән саклап калды. Спектакль-концертлар куеп, кинол күрсәтеп, лекцияләр уку халыкның аз гына булса да күңелен күтәрә иде. Яз-көз районнан агитбригада килеп, кемнедер мактап, кемнедер тәнкыйть утына тотып китәләр иде. Без, малай-шалайлар аларның җырларын урамда атна-ун көнләп җырлап йөри идек. Кайберләре әле дә истән чыкмаган:

Бер әби каланчага үрмәләп менеп бара,

Фәлән абый, үз эшеңә намусың белән кара. (Янгын сүндерү бүлеге җитәкчесенә).

Фәләнкемов Фәлән абый эшенә салкын карый,

Әчегән сөтнең каймагын телен чыгарып ялый. (Ферма мөдиренә).

Фәләнов Фәлән абый, таянгансың таякка,

Ник колдхозда эшләсен ул, көч китереп аякка. (Шабашкада йөргән сугыш инвалидына).

Тәнкыйть утына эләккәннәрнең барысы да хәзерге вакытта бакыйлыкта - җаннары җәннәтле булсын.

Кече Әтнә клубы өч авылның (Яңа Җөлби, Шәкәнәч) сайлау үзәге, яхшы гына китапханәсе дә бар. Кызганыч, клуб "кара исемлек"кә кергән, күрәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев