Күәм мәктәбендә – “Уңыш бәйрәме”
"Мәктәбебездә шау-гөр килеп, көзге муллыкка шатланып "Уңыш бәйрәме" үтте", дип хәбәр итә Күәм мәктәбе сайты. Бәйрәм ике этаптан тора. Башлангыч сыйныф укучылары гына түгел, өлкән сыйныфлар катнашында да узган бу чара бик күңелле үтә. Мул итеп әзерләнгән өстәлләр күз явын алырлык була. Һәр сыйныф үз өстәлен яклый. Барысы да үз...
"Мәктәбебездә шау-гөр килеп, көзге муллыкка шатланып "Уңыш бәйрәме" үтте", дип хәбәр итә Күәм мәктәбе сайты.
Бәйрәм ике этаптан тора. Башлангыч сыйныф укучылары гына түгел, өлкән сыйныфлар катнашында да узган бу чара бик күңелле үтә. Мул итеп әзерләнгән өстәлләр күз явын алырлык була. Һәр сыйныф үз өстәлен яклый. Барысы да үз фантазияләрен эшкә җигеп, барлык мөмкинлекләрне кулланып әзерләнә. Аннан соң концерт номерлары куялар: җыр, бию, скетч... ә соңыннан - дискәтүк. Укучылар чын мәгънәсендә ял итте, күңел ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев