Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кояш матурлыгы – төсләрдә

Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Бер карасаң хәзерге заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек.

Хәзер бар кирәк-яракны кибеттән сатып алырга була. Кием-салым, суве­нирлар, бижутерия, уенчыклар дисеңме - күңелеңә кайсысы ошый сайла да ал. Әмма шу­ңа да карамастан, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Чөнки заман белән бергә аларның да яңалары чыгып кына тора. Хәзерге буын бәйләм бәйләү, чигү, кием тегү белән генә чикләнмичә, матурлык тудыру, кием бизәүнең яңадан-яңа ысулларын үзләштерә. Моның өчен мөмкинлекләр дә чиксез бүген. Шуны истә тотып, китапханәбездә кул эшләреннән торган "Күзләр куансын, кул­лар юансын" дигән күргәзмә оештырдык. Күр­гәзмәгә утызга якын кул эше: бәй­ләнгән курчаклар, төсле бисерлардан үрелгән төрле чәчәкләр, ыргак белән бәйләнгән сал­феткалар, төсле кәгазьләрдән эшләнгән чәчәкле кәрҗиннәр, декоратив паннолар, чигүле эшләнмәләр һ.б. кабул ителде. Кешедә булмаган эсклюзив әйберләр булу да бик шатландыра. Күргәзмә бәйрәм уңаеннан куелып, март уртасына кадәр китапханәбезне бизәп торды. Шушы вакыт эчендә күргәзмә кысаларында төрле кул иҗаты серләренә төшенергә ярдәм итә торган махсус әдәбият та тәкъдим ителде. Теләге булган кешеләр өчен мастер класслар да уздырылды. Күргәзмәгә нәтиҗә ясалды: "Декоратив панно" номинациясе Түбән Көек урта мәктәбе укытучысы Заһидуллина Розалиягә, "Курчак ясау остасы" исеме Каенсар авылыннан Шакирова Әлфиягә, "Бисерлы могҗиза" Әтнәдән Хәбибуллина Гүзәлгә, "Ин оста чигүче" Әтнә дәүләт драма театры артисткасы Гыйрфанова Айгөлгә, "Үзенчәлекле кул эше остасы" китапханәче Насыйрова Гөлнурга, "Такта бизәү" сәнгать мәктәбе укы­тучысы Шиһапова Гөл­назга бирелде. Ә "Тамашачылар призы" Күшәрдән Әскарова Алсуга бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев