Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коточкыч юл һәлакәтендә 50 яшьлек машина йөртүче һәм 21 яшьлек пассажирның гомере өзелгән [+фото]

Балык Бистәсе районында «Ауди» автомобиле «Вольво» йөк машинасы белән бәрелешкән, ике кеше һәлак булган, тагын берсе хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән. Бүген көндез 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына М7 трассасының 919 чакрымындагы һәлакәт турында мәгълүмат килеп ирешә. Фаҗига урынына Бөкәш...

Балык Бистәсе районында «Ауди» автомобиле «Вольво» йөк машинасы белән бәрелешкән, ике кеше һәлак булган, тагын берсе хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән.

Бүген көндез 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына М7 трассасының 919 чакрымындагы һәлакәт турында мәгълүмат килеп ирешә.

Фаҗига урынына Бөкәш авылы янгын сүндерүчеләре, табиблар бригадасы һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинаның 50 яшьлек йөртүчесе һәм 21 яшьлек пассажиры урында ук һәлак булган. «Ауди» машинасының тагын бер 13 яшьлек пассажиры хастаханәгә озатылган.

Һәлакәтнең тулы сәбәпләре ачыклана.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/10/144176/

Чыганак: www.saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев