Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Күшәр авылында яшәүче хөрмәтле әтиебез, яраткан бабабыз Садретдинов Фәтхрахман Габдрахман улының 11 апрель көнне 75 яшьлек юбилее!.

Кадерлебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, онык­ларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта безне сөендереп озын-озак яшә. Рәхмәт, әти, син булганга Тормышыбыз күгендә. Терәк булдың син...

Кадерлебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, онык­ларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта безне сөендереп озын-озак яшә.
Рәхмәт, әти, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син һәрвакыт,
Кирәклесең бүген дә.
Безнең өчен мәңге кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кадерле.
Якты караш, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Олы синең биргән киңәшең,
Туры синең әйткән сүзләрең.
Шатлык, сөенечтән генә торсын,
Син үтәсе гомер юлларың.
Әти, гомереңдә һәрчак,
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул,
Сәламәт һәм имин яшәвең.
Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, онык­ларың, сеңелләрең. Безнең теләкләргә
кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев