Россия буенча легаль булмаган алкоголь базарның 50 - 55 процент өлешен алып тора һәм якынча 1 миллиард литрны тәшкил итә. Бу саннарны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында, алкоголь базары белгече Вадим Дробиза сүзләренә сылтама биреп, Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов җиткерде.
"Безнең белгеч бәяләве буенча республикада "соры" базар 20 - 30 процентны алып тора, - диде Әхмәтханов Татарстанда легаль булмаган алкоголь турында.
Ул Дробиза фикере белән килешүен белдерде. Әлеге белгеч, ил халкының кереме түбән булганга, легаль булмаган алкоголь базары үсә, дип саный.
http://tatar-inform.
Нет комментариев