Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мал саны күп булган хуҗалыкларга быел кыенрак булырга мөмкин — Илдус Габдрахманов

Һава шартлары уңай булмау сәбәпле, беренче чабуда Татарстанда терлек азыгы тиешле күләмдә җыелып бетмәгән. (Казан, 23 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Һава шартлары уңай булмау сәбәпле, беренче чабуда Татарстанда терлек азыгы тиешле күләмдә җыелып бетмәгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белдерде....

Һава шартлары уңай булмау сәбәпле, беренче чабуда Татарстанда терлек азыгы тиешле күләмдә җыелып бетмәгән.

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Һава шартлары уңай булмау сәбәпле, беренче чабуда Татарстанда терлек азыгы тиешле күләмдә җыелып бетмәгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белдерде.

"Дым күп булу сәбәпле, үсемлекләр массаны күбрәк җыялар. Күпьеллык үләннәрдән беренче, икенче, өченче чабудан без зур проблема булыр, дип санамыйбыз. Икенчедән, күп хуҗалыкларның болынлыклары бар. Элек ул болынлыклар азык әзерләүдә кулланылмый иде. Быел исә кабат кулланылышка кертәчәкбез. Һава шартлары гел болай яңгырлы тормас, июль аенда без яхшы азык тупларбыз, дип өметләнәм", - диде урынбасар.

Аның сүзләренчә, республикада берьеллык үләннәр дә шактый - 100 мең гектардан артык чәчелгән. Шулай ук 240 мең гектар кукуруз мәйданнары бар.

"Мин бөтен кешене дә тынычланыдырып бетерәсем килми. Һәр хуҗалык җитәкчесе үз балансын исәпләргә тиеш. Мал саны күп булган хуҗалыкларга кыенрак булырга мөмкин. Без быел булган запасларның да күбесен кулландык инде", - диде ул һәм басуларда җитәрлек азык булуын, әмма аны вакытында җыеп алырга кирәклеген билгеләде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев