Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Әхмәтов: шикәр чөгендере Татарстанда рекордлы күләмдә уңыш бирә

Муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары -авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада бишьеллык тәнәфестән соң 5 миллион тонна бөртеклеләр уңышы җыеп алынган, дип җиткерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Әхмәтов искәртеп узганча, республика буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы быел гектарыннан 31,7 центнер тәшкил иткән.

Шул ук вакытта 5 муниципаль районда гектарыннан 40 центнердан артык уңыш алынган: Зәй районы (49,9 центнер), Нурлат (46,1 центнер), Сарман (44,4 центнер), Кукмара һәм Тәтеш районнары (40,3 центнер).

Министр "медальнең икенче ягын" да күрсәтте. 22 муниципаль район, ягъни республикадагы барлык районның яртысы, Татарстандагы уртача уңыш күрсәткеченнән түбәнрәк нәтиҗә биргән. 11 районда уңыш гектарыннн 30 центнердан да азрак алынган.

Ул хәбәр иткәнчә, рапсны урып-җыю төгәлләнде. Быел аның мәйданнары 59,1 мең гектарны алып торган. Иң югары уңыш - Зәй районында.

"Рапс -тиз акча алу ысулы, - диде Марат Әхмәтов, - аңа һәрчак ихтыяҗ һәм сатылган чимал өчен үз вакытында бирелә торган түләү бар".

Марат Әхмәтов шикәр чөгендерен урып-җыю эшләре зур тизлектә баруы һәм уңышның мул булуы турында бәян итте. Бүген шикәр чөгендере барлык мәйданнарның 50 процентында, ягъни 37,2 мең гектарда җыеп алынган. Шул ук вакытта 1,46 миллион тонна уңыш казып алынган, гектарынан алынган уңыш күләме 388 центнерны тәшкил итә. Бу - Татарстанда шикәр чөгендерен игү тарихында иң югары уңыш күрсәткече. Шикәр чөгендере уңышы буенча Тәтеш районы алда бара. Анда гектарыннан 500 центнер уңыш алалар. Әмма бу районда әлегә барлык мәйданның 20 проценты гына казылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/30/149326/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев