Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Әхмәтов: Татарстан белән бөтен Россия дәүләте куанырга, кадерен белергә тие

"Яңа сулыш белән үзгәрешләр дәвам итә", - ди министр. (Казан, 30 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгы аша татарстанлыларны Республика көне белән тәбрикли. "Безнең чор кешеләренә республиканың яңа тарихы белән барырга туры килде. 90 нчы еллар башында, милли хәрәкәт...

"Яңа сулыш белән үзгәрешләр дәвам итә", - ди министр.

(Казан, 30 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгы аша татарстанлыларны Республика көне белән тәбрикли.

"Безнең чор кешеләренә республиканың яңа тарихы белән барырга туры килде. 90 нчы еллар башында, милли хәрәкәт көчәйгән вакытта, республикабыз үзенә мөстәкыйльлек даулаганда, безгә нәкъ менә шушы кайнар чорда яшәргә туры килде. Республикабызның шул елларда үткән тарихы, матур үзгәрешләр, кыю, текә үсеше, ныклыгын арттыра баруы, зур дәүләтебез ныклыгы өчен никадәр хезмәт итүе безнең күз алдыбызда. Татарстан белән без генә түгел, бөтен Россия дәүләте куанырга, кадерен белергә тиеш. Республикабыз матур үсештә, җитәкчелек бер-берсенә искиткеч тигез матур алмаш ясады. Яңа сулыш белән үзгәрешләр дәвам итә. 2 шәр трлн төбәк продуктын 3 трлн сумга җиткерү бурычы куелган икән, бу республика, аның халкының муллыгы өчен зур куәт, зур мөмкинлек дигән сүз. Киләчәктә илне-көнне куандырып, муллыкта яшәргә язсын! Бәйрәм белән халкыбызны!" - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/30/147370/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев