Мари юлы безгә дә кирәк
Юк юк та, Моркига яки Бәрәңгегә йөреп торабыз. Мари Илендәге Сабантуй, яисә, "Пеледыш бәйрәме" безнең катнаштан башка узмый диярлек. Тик юллары гына бик начар. Бомбага тотканнар диярсең. Моркига инде Чишмәле Сап аша түгел, Ары Карьеры аркылы, урман юлы буйлап йөрибез. Алай отышлырак: юлы да яхшырак, вакыт та азрак китә. Шөкер,...
Юк юк та, Моркига яки Бәрәңгегә йөреп торабыз.
Мари Илендәге Сабантуй, яисә, "Пеледыш бәйрәме" безнең катнаштан башка узмый диярлек. Тик юллары гына бик начар. Бомбага тотканнар диярсең. Моркига инде Чишмәле Сап аша түгел, Ары Карьеры аркылы, урман юлы буйлап йөрибез. Алай отышлырак: юлы да яхшырак, вакыт та азрак китә. Шөкер, күрше республикада да ул юлның әтнәләргә түгел, беренче чиратта, үзләренә кирәклеген аңлаганнар бугай. Асфальт җәя башлаганнар. Ахыры хәерле булсын инде... Бу хакта Морки юлын япкан юл билгеләре янында кизү торучы Дмитрий Пахмутов белән сөйләштек.
- Мари юл төзелеше оешмасының Медведев филиалы эшли монда. Әлегә Шиньша авылына урнаштык. Асфальтны да шуннан Бәрәңге ягына таба җәябез, - дип аңлатты ул.
Баштарак Моркига кадәр асфальт җәяләр дип уйлаган идем, юк икән. Шиньшага җиткәнче бер посадка-полоса бар, әнә шуннан Бәрәңге ягына таба 9 километр юлны асфальтлыйлар. Ярар, башлангычы бар, ахыры да булыр дип өметләник. Ә әлегә Моркига элеккечә үк Ары Карьеры аша йөрергә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев