Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Массакүләм матбугат чараларында “Зимняя вишня”да чыккан янгын сәбәбен атадылар

Әгәр дә вентиляцияне сүндергән булсалар, янгын таралмаган булыр иде. (Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә чыккан янгын сәбәбе - дүртенче катта балалар уен зонасы өстендәге электр үткәргечтә кыска ялганыш булу, дип яза "Коммерсантъ". Кыска ялганыш түбәдән су агу нәтиҗәсендә булган. Түбәдәге җыештырып алынмаган кар эри башлап, сулары...

Әгәр дә вентиляцияне сүндергән булсалар, янгын таралмаган булыр иде.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә чыккан янгын сәбәбе - дүртенче катта балалар уен зонасы өстендәге электр үткәргечтә кыска ялганыш булу, дип яза "Коммерсантъ".

Кыска ялганыш түбәдән су агу нәтиҗәсендә булган. Түбәдәге җыештырып алынмаган кар эри башлап, сулары үткәргечкә тамып торган, диелгән басма хәбәрендә.

Баштан балалар коры бассейны өстендәге пластик плафон янган, аннан ялкын бассейндагы поролон кубикларга сикергән.

Әгәр дә вентиляцияне сүндергән булсалар, янгынны җәелдермәскә мөмкин булган булыр иде, әмма аны эшләүче булмаган, дип белдергән басма.

Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын 25 мартта булды. Анда 64 кешенең, шул исәптән 41 баланың гомере өзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев