Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мишустин: "Гражданнар үзгәрешләр күрсен өчен, илкүләм проектларны активрак гамәлгә ашырырга кирәк"

Россия Премьер-министры Хөкүмәтнең яңа составтагы беренче утырышын уздырды.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин яңа составта Хөкүмәтнең беренче җыелышын үткәрде. Очрашуда ул киләчәк эшнең төп юнәлешләрен билгеләде.

Ул юнәлешләр  арасында иң мөһиме -  2018 елның 7 маенда Россия Президенты В.В. Путинның  "2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында" гы Указында  күрсәтелгән милли проектларны актив тормышка ашыру.

"Әлбәттә, безгә, якын арада һәм үз тирәбездә үзгәрешләрне тойсыннар өчен, милли проектларны активрак гамәлгә ашырырга кирәк. Бу аерым шәһәрләрдә генә түгел, ә бөтен ил буенча эшләнер дип өметләнәм», — диде Мишустин. Ул билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт әгъзалары Милли максатларны гамәлгә ашыру өчен шәхси җаваплылык тоталар.

    Моннан тыш, Мишустин ассызыклаганча, Россия Президенты тарафыннан Федераль Җыенга Юлламасында куелган бурычларны тиз арада гамәлгә ашыруга керешергә кирәк.

Беренче чиратта,  бу-ил халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү — балалы гаиләләргә ярдәм итү, гражданнарның керемнәрен арттыру, сыйфатлы сәламәтлек саклау һәм мәгариф.

Яңа Премьер шулай ук икътисадның үсешен өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады. «Моның өчен башта эшмәкәрлектә климатның җитди үзгәрүенә ирешергә һәм яңа инвестицион циклны эшләтеп җибәрергә кирәк дип саныйм», — дип санады Россия Хөкүмәте Рәисе.

Чыганак    https://tatar-inform.tatar/news/society/22-01-2020/mishustin-keshel-r-zg-reshl-r-k-rsen-chen-ilk-l-m-proektlarny-gam-lg-ashyru-kir-k-5717682

#Татарстан Республикасы милли проектлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев