Мәскәүдә узган тәүлектә айлык норманың өчтән бере кадәр яңгыр яуган
Башкалада бүген дә явым-төшем көтелә.
(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Мәскәүдә узган тәүлектә айлык норманың өчтән бер өлеше кадәр яңгыр яуган. Бу хакта шәһәрнең метеобюро мәгълүматларына таянып, "Известия" яза.
Явым-төшемнең күпчелек өлеше узган төндә яуган. Синоптиклар 24 августта да явым-төшем ышандыра. Әмма алар кичәге кебек үк булмаячак, ди алар. Кичә явым-төшем аркасында башкалада транспорт бөкесе 9 баллны тәшкил иткән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/24/146980/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев