Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мунчасы да ягылган

Тынычлык, соклану, җирнең көчен тою, сөенү... Изге Болгар җирен күргән һәр күңел нәкъ менә шушы хисләрне кичерде.

Мәктәпләрдән 45 укытучы Болгар туристлык үзәгегә юл тотты. Бу экскурсияне оештыручылар - мәгариф бүлеге һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы.

Изге Болгар җире табигать шәрехләгән иң матур урыннарның берсе- Идел буена урнашкан. Анда бар да үзенә җәлеп итә: Ак мәчет, Хан сарае, Хан мунчасы, Габдрахман коесы, көнчыгыш һәм көнбатыш төрбә һәм башкалар. Чөнки һәрберсенең үз тарихы, үзенчәлеге, матурлыгы бар. Экскурсовод Абдрахманова Люция ханым чиста татар телендә Болгар тарихы турында җиренә җиткереп сөйли алды. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Фәхретдинова Раилә аңа карата бик дөрес сүзләр әйтте: "Экскурсовод булып бары үз эшенең фанаты гына эшли ала. Тарих нәкъ менә шуннан башлана".

Барыннан да бигрәк укытучыларның игътибарын ике корылма җәлеп итте: Ак мәчет һәм Икмәк музее. Ак мәчет, халык сөйләгәнчә, матурлык ягыннан Колшәриф мәчетеннән бер дә калышмый. Ак төс аңа мөселманча сафлык, бөеклек биреп тора, ә тирә-яктагы тынлык күңелгә җиңеллек иңдерә. "Икмәк музее" биналар комплексында чын тормыш барган кебек: җил һәм су тегермәне әйләнеп тора, атлар йөри, сулыкта казлар йөзә. Тегермәнче хуҗалыгындагы йорт та­тарча җи­һаз­лан­ды­рыл­ган: сәке, урын-җир, келәм, бизәнү һәм көн­күреш әйберләре, сары агач идән... аның исе онытылмаслык. Хәтта мунчага да ягылган биредә.

Әлеге экскурсия җылы хатирәләр калдырды, һәркемне изге ниятләргә рухландырды. Изге Болгар туристлык үзәген күрмәгәннәргә бары бер теләк: бу тарихи җиргә барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев