Намаз уку авырмы?
"Намаз уку - авыр ул! Аңа вакыт та юк шул". Кайбер кеше шулай, ди. (Аклана ул, хәйләли). Намаз ук җип-җиңел, Мин дә укыйм аны гел! Теләсәгез - өйрәтәм: Тезәм тәртибен рәттән. Кулны-битне юасың, Баш-колакны сыпрасың. Аякларыңны югач, Намазлыкка басасың. "Аллаһ әкбәр" диясең, "Әлхәм"не син беләсең. Сүрәдән соң рокугътыр Һәм сәҗдә...
"Намаз уку - авыр ул!
Аңа вакыт та юк шул".
Кайбер кеше шулай, ди.
(Аклана ул, хәйләли).
Намаз ук җип-җиңел,
Мин дә укыйм аны гел!
Теләсәгез - өйрәтәм:
Тезәм тәртибен рәттән.
Кулны-битне юасың,
Баш-колакны сыпрасың.
Аякларыңны югач,
Намазлыкка басасың.
"Аллаһ әкбәр" диясең,
"Әлхәм"не син беләсең.
Сүрәдән соң рокугътыр
Һәм сәҗдә ике тапкыр.
Тор, эшлә шуны кабат,
"Әт-тәхият", "Салават"!
Як-ягыңа бир сәлам,
Иртәнге намаз тәмам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев