Олы Әтнә урамын ник су баса?
Җәмгыять

Олы Әтнә урамын ник су баса?

"Беренче тапкыр гына түгел инде, югыйсә яңгыр да яумады - урамның ямен җибәреп, базарда сатучыларга һәм әйбер алучыларга комачаулап менә шулай су ага", - диделәр биредә.

Дөрестән дә күңелле түгел. әле өстәвенә исе дә бар икән. Эзләнә торгач чыганагын да таптык. Әтнә базары - "Пятерочка янындагы канализация кырыеннан рәхәтләнеп саркып, юк ялгышабыз - агып чыга.

Алган мәгълүматларга караганда, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре  инде шунда - сәбәбен ачыклыйлар. Тиз арада кимчелекне юк итәрләр дип тә өметләник. 


Нет комментариев