Олы Әтнәнең мәктәпкә, больницага илтүче урамнары яхшыра
Җәмгыять

Олы Әтнәнең мәктәпкә, больницага илтүче урамнары яхшыра

Бу хакта Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдиновтан сораштык.

"Гомер буе пычрак, баткак, тигезсез булган юлдан котылабыз", - диде ул. Моннан соң дәүләт даруханәсе артындагы урамнан больницага менү, балаларга мәктәпкә бару җайлаша. Даруханә артыннан күпергә кадәр ара асфальтлана. Ә бу яктан мәктәпкә таба урамга вак таш түшәлде. Моннан тыш, авыл җирлегенә керүче барлык авылларның урамнарына вак таш түшәлгән.


Нет комментариев