Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәр мәктәбендә тәнәфес вакытында бәйге уздыралар

Тәнәфес вакытларын файдалы, үзенчәлекле итеп уздырабыз, дип хәбәр итте Олы Мәңгәр мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сылу Зарипова.

Бу атна башыннан мәктәптә өстәл теннисы буенча бәйге үткәрә башлаганнар; яшь үзенчәлеген исәпкә алып, төркемләп башта - ир-малайлар, соңыннан кызлар ярыша. "Моны традициягә кертергә уйлыйбыз", - ди ул.

Тәнәфестә ярыш уздыруның өстенлеге шул - күпчелек чабып, тәртипсезләнеп йөрми, тәнәфесне теннис өстәле янында, теннисчылар өчен җан атып үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев