Кадерле әниебез! Син җиде дистә чигенә җитмеш төрле һөнәр үзләштергән, җитмеш төрле борчу-хәсрәт кичергән сабыр, үрнәк ана булып килеп бастың Чабыш атлардай җитезлегең, фәрештәләрдәй сабырлыгың бәрабәренә бүген дә атың җигүле, ашкынулы, яшәү дәртле. Без, балаларыңа биргән тәрбия һәм назны кичерергә лаек булсаң да, син безне һаман да бала итеп күрәсең,...
Кадерле әниебез! Син җиде дистә чигенә җитмеш төрле һөнәр үзләштергән, җитмеш төрле борчу-хәсрәт кичергән сабыр, үрнәк ана булып килеп бастың Чабыш атлардай җитезлегең, фәрештәләрдәй сабырлыгың бәрабәренә бүген дә атың җигүле, ашкынулы, яшәү дәртле. Без, балаларыңа биргән тәрбия һәм назны кичерергә лаек булсаң да, син безне һаман да бала итеп күрәсең, иркәлисең, назлыйсың. Өстәл тулы сый-хөрмәтне дә, кунакчыллыгыңны да, якты йөзеңне дә кызганмыйсың син. Шуңа да без гел синең янда, синең киңәшләреңә мохтаҗ. Киләчәктә дә безнең өмет кояшыбыз булып, әтиебез белән тигезлектә озак яшә. Син булганда, без канатлы кош, нигез-йортлы, күңел җырлап тора.
Мәрхәмәтле, изге җанлы әни,
Бар назыңны безгә багышлап.
Яшисең син җирдә, һәрбер таңны
Бисмиллаңны әйтеп каршылап.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылың, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, кияү-киленнәрең, оныкларың исеменнән балаларың Зөлфия, Рафис, Илнур.
Нет комментариев