Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнәдә яшәүче кадерле әтиебез Фәйзрахманов Марсель Равил улының 11 июльдә 60 яшьлек юбилее!

Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, горурланырлык кешебез, таянычыбыз ышанычыбыз, киңәшчебез. Әни белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп аталарча кайгыртканың, гаделллеккә, ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең өчен, әтиебез бик зур рәхмәт. Син оныкларың өчен кадерле дәү...

Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, горурланырлык кешебез, таянычыбыз ышанычыбыз, киңәшчебез. Әни белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп аталарча кайгыртканың, гаделллеккә, ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең өчен, әтиебез бик зур рәхмәт. Син оныкларың өчен кадерле дәү әти, барыбыз өчен дә тормыш өлгесе булып торасың. Киләчәктә әни белән тигезлектә, без, балаларыңа, оныкларыңа куанып, терәк, кирәк булып, бәхет-шатлыкта, саулык-сәламәтлек белән озак еллар яшәргә язсын.
Әтиебез - безнең кадерлебез!
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Юбилеең белән котларга.
Рәхмәт, әти, сиңа барсы өчен
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Киләчәкнең якты язында.
Иң изге теләкләр белән кызың Ләйсән, киявең Айрат, улың Марат, оныкларың Данир, Динә. Бу теләкләргә әниебез һәм кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев