Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Паспортның соңгы битен алыштырырга тәкъдим иттеләр

РФ Хөкүмәте карарына тәкъдим ителгән төзәтмәләр паспорт гамәлгә яраксыз дип табылган очракларны билгели.

РФ Эчке эшләр министрлыгы Россия паспортының соңгы битенә документны үзеңә 20 һәм 45 яшь тулганнан соң 30 көн дәвамында яңарту кирәклеге турында искәртмә кертергә тәкъдим итте. Проект норматив хокукый актлар порталында дөнья күргән.

РФ Хөкүмәте карарына тәкъдим ителгән төзәтмәләр паспорт гамәлгә яраксыз дип табылган очракларны билгели. Әйтик, анда дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелгән яки документ ялган кәгазьләр буенча рәсмиләштерелгән очракта. Мондый паспортлар конфискацияләнә.

Закон проекты кабул ителгән очракта, паспортның соңгы битеннән документта кан төркемен һәм резус-факторны күрсәтү ихтималы турындагы искәртмәләр юкка чыгачак. 

 

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев