Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Полиция 8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән кешене тоткарлаган

Хәзер тоткарланучыны сорау алу өчен тикшерү комитетына алып баралар. (Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Казанда полиция 8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән кешене тоткарлады, дип расладылар "Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, "Балигъ булмаган...

Хәзер тоткарланучыны сорау алу өчен тикшерү комитетына алып баралар.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Казанда полиция 8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән кешене тоткарлады, дип расладылар "Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, "Балигъ булмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер тоткарланучыны сорау алу өчен тикшерү комитетына алып баралар.

Алдан "Татар-информ" агентлыгы җинаятьнең 11 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә Побежимов урамында кылынуы хакында хәбәр иткән иде. Побежимов урамындагы бер йорт чормасында билгесез ир-ат 8 яшьлек кызны көчли һәм качып китә.

Кыз бала сүзләреннән фоторобот төзелгән булган.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/12/154176/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев