Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр ел фасылы үзенчә матур

Көз... Төрле матур төсләргә бай булган ел фасылы ул. Көзге урманга барсаң, андагы матурлыкка сокланып туя алмаслык. Ә җилле көннәрдә... Яфрак­ларга җил вальс биетә кебек. Чөнки алар төрлечә әйләнеп җиргә яталар. Кай вакыт яфракларның агачтан, ботакларыннан өзеләсе килми кебек... Алар соңгы мизгелгә кадәр тотынып торгандай тоела. Әйе, көзнең ямьсез, моңсу...

Көз... Төрле матур төсләргә бай булган ел фасылы ул. Көзге урманга барсаң, андагы матурлыкка сокланып туя алмаслык. Ә җилле көннәрдә... Яфрак­ларга җил вальс биетә кебек. Чөнки алар төрлечә әйләнеп җиргә яталар. Кай вакыт яфракларның агачтан, ботакларыннан өзеләсе килми кебек... Алар соңгы мизгелгә кадәр тотынып торгандай тоела. Әйе, көзнең ямьсез, моңсу көннәре дә юк түгел. Ә шундый көннәрдә өйдә җылы чәйләр эчеп утыруы нинди рәхәт! Кайбер кешеләр көзне моңсу һәм күңелсез дип кенә белә. Ләкин һәр ел фасылы һәм һәр һава торышы үзенчә матур һәм сокландыр­гыч. Матурлыкны күрә белергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев