Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәрбер үлем – үкенечле

Һәрбер үлем - үкенечле, Һәрбер үлем - көтмәгәндә... Әтнәләр тирән кайгыда, яшәлмәгән, яши генә башлаган, 19 яшьлек егетнең гомере өзелде. Бик акыллы, бик тәүфыйклы, югары уку йортында белем алучы, әти-әнисенең горурлыгы, өмете... булган Нияз Әскаров көтмәгәндә мәңгелеккә китеп барды... Бала югалту ачысыннан да олы кайгы бу дөньяда юк, бу хәсрәтне...

Һәрбер үлем - үкенечле, Һәрбер үлем - көтмәгәндә...

Әтнәләр тирән кайгыда, яшәлмәгән, яши генә башлаган, 19 яшьлек егетнең гомере өзелде.

Бик акыллы, бик тәүфыйклы, югары уку йортында белем алучы, әти-әнисенең горурлыгы, өмете... булган Нияз Әскаров көтмәгәндә мәңгелеккә китеп барды...

Бала югалту ачысыннан да олы кайгы бу дөньяда юк, бу хәсрәтне тасвирларга сүзләр әле табылмаган...

Һәр әтнәленең күзендә - яшь, һәр әтнәленең телендә ул бүген! Хушлашу турында сүз дә була ала торган түгел, тик тәкъдиргә каршы килеп булмый...

Йөрәк елый, күңел елый... күкләр елый...

Кайгыларны кем үлчәгән, упкыннарга тиң яра...

Барыбызны ятим итеп, балалар китеп бара...

Без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе газетасы коллективы, күпсанлы газета укучыларыбыз исеменнән Алсу һәм Наил Әскаровларның, туганнарының, барлык якыннарының тирән олы кайгыларын уртаклашабыз.

Аллаһы Тәгалә Сезгә утын биргән икән суын да бирсен... Олы сабырлык телибез. Ниязның урыны оҗмахның түрләрендә булсын, йа Раббым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев