Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәтсез дә түгел кебек үзем - Гөлүсә Батталова

Әниемә Рәхмәтсез дә түгел кебек үзем - Синең хакта булсам язарга Телем көрмәкләнә, каләм - тутык, Язганнарым - бар да ясалма. Бер мәгънәсез әллә, әни, кызың - Көн тудымы, әзер шигыре. Тик берсе дә синең хакта түгел, Дөнья гаме баскан шикелле. Ә чынлыкта... бар да башкачарак - Сабый кебек сине...

Әниемә
Рәхмәтсез дә түгел кебек үзем -
Синең хакта булсам язарга
Телем көрмәкләнә, каләм - тутык,
Язганнарым - бар да ясалма.

Бер мәгънәсез әллә, әни, кызың -
Көн тудымы, әзер шигыре.
Тик берсе дә синең хакта түгел,
Дөнья гаме баскан шикелле.

Ә чынлыкта... бар да башкачарак -
Сабый кебек сине сагынам.
Күңелемнән көнгә ничә кабат
Муеныңа килеп сарылам.

Кабатлыймын күбрәк эчтән генә
Сиңа әйтер тансык сүзләрне.
Тыным белән тышаулыйсым килә
Син атлаган алтын көзләрне.

Менә тагын күпме гадәти сүз
Төссез генә тамды каләмнән...
Сине яратуны шәрехләрдәй
Ничә кояш табыйм галәмнән?!

Рәхмәтсез дә түгел кебекмен дә...
Тугаралмыйм тәмам үземне...
Беләм, әни, барыбер яратасың
Утыз яшьлек нәни кызыңны.
(...Яратам! дип әйтеләсе бер сүз
Ничә юлга тагын сузылды...)
Фото Гөлүсә Батталованың контакт челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев