Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ришвәтчелеккә каршы – мәктәп белән

Россиядә ике афәт - юллар һәм җүләрләр дигән гыйбәрәне ишетмәгән кеше юктыр. Караклык һәм ришвәтчелек исә шуларның "милли үзенчәлекле" кушымтасы. Илебездә халык ришвәтчелеккә шундый ияләнгән ки, хәтта моңа каршы көрәшү түгел, үз фикерен белдерүне дә кирәк дип санамыйлар. Ришвәт биреп үзенең, гаиләсенең, якыннарының күп кенә проблемаларын чишәргә ияләнгән бездә халык....

Россиядә ике афәт - юллар һәм җүләрләр дигән гыйбәрәне ишетмәгән кеше юктыр. Караклык һәм ришвәтчелек исә шуларның "милли үзенчәлекле" кушымтасы.

Илебездә халык ришвәтчелеккә шундый ияләнгән ки, хәтта моңа каршы көрәшү түгел, үз фикерен белдерүне дә кирәк дип санамыйлар. Ришвәт биреп үзенең, гаиләсенең, якыннарының күп кенә проблемаларын чишәргә ияләнгән бездә халык. Нинди генә өлкәне алма - барысында диярлек бу афәт үтеп керми калмаган. Медицина, мәгариф, торак- коммуналь хуҗалыгы дисеңме, берсе дә калмый, әле шуңа барлык төр чиновникларны кушсаң - ыштансыз калырсың, билләхи.

Ришвәтнең нәрсә икәнен бездә белмәгән кеше юктыр, минемчә. Ришвәт дигәндә иң беренче чиратта дәүләт хезмәткәрен, вазыйфаи затны үзеңә файда алу өчен сатып алу күздә тотыла. Гамәлдәге Россия Җинаятьләр Кодексы буенча ришвәт алган, биргән , ришвәт бирүдә арадашчы булган өчен җинаять җаваплылыгына тарту каралган.

9 декабрь - Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне. Шушы уңайдан район прокуроры ярдәмчесе Марат Газизов һәм район советы башкарма комитетының ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Лилия Фәтхуллина белән берлектә район мәктәпләрендә булып, ришвәтчелеккә каршы көрәш турында укучылар белән бергәләп фикер алыштылар. Укучылар үзләре дә ришвәтчелек темасыннан хәбардар икән. Үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, җавапларны бергәләп эзләделәр. Ришвәт бирү күренешләренә мисаллар китерделәр, кайдан килеп чыгуын ачыкладылар. Прокурор урынбасары укучыларның бу мәсьәләдә активлык күрсәтүләрен игътибарга алып китте, киләчәктә ришвәтчелеккә каршы нәкъ менә укучылар ниләр эшли алуын ассызыклап үтте. Лилия Фәтхуллина исә үз чиратында аеруча актив катнашкан укучыларга ришвәтчелеккә каршы көрәшен чагылдырган календарьлар бүләк итте. Кызыклы очрашу һәр ике як өчен дә файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев