Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үрнәк гаиләләре – горурлык

Иске Мәңгәр тарихи яктан бик тирән тамырлы булуы белән бер дәрәҗәдә укымышлы, белемле кешеләре, үрнәк гаиләләре белән дә сок­лану тудыра.

Укымышлы, олы ихтирамга лаек нәселләре белән электән дан тоткан ул. Хөрмәткә лаек укытучылар – Салих һәм Вагыйзь ага Вафиннар, аларның балалары, республикада танылган галимнәр – бертуган Нуриевлар, саный китсәң – бик күпләрне атарга мөмкин булыр иде. Алар арасында гомеренең күп өлешен балалар укытуга багышлаган Гыйбадулла Хафизов һәм аның улы Ренат гаиләсе аерым урын алып тора.  
Ренат абый да әтисе кебек күп еллар Олы Мәңгәр мәктәбендә белем бирде, биология һәм физкультура дәресләрен алып барды. Соңрак шушы мәктәп коллективының директоры булып та хезмәт куйды. Ул мәктәпнең хөрмәткә лаек укытучыларыннан берсе булды. Кырыс, таләпчән, шул ук вакытта кече күңелле булуы, кызыксындыра белүе белән укучыларның күңелен яулады.
Бүгенге көндә Ренат абый лаеклы ялда. Тормыш иптәше Мәгафия, улы Рөстәм һәм аның гаиләсе белән авыл күрке булган зур, иркен йортларында яшәп яткан көннәре. Ренат абый намазда, ә күптән түгел аны авылның имамы итеп билгеләп куйдылар. Шул ук вакытта тырышлыгы, уңганлыгы белән дә авылда хөрмәткә лаек гаилә бу – абзарларында сыерлар гына да 12 баш. Ренат абый күп еллардан умартачылык белән дә шөгыльләнә. Һәр эштә улы Рөстәм, тормыш иптәше Мәгафия, киленнәре Гөлнур ярдәмче аңа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев