Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия мәктәпләрендә юл йөрү кагыйдәләренә куркынычсызлык минутларында өйрәтәчәкләр

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Россия мәктәпләре укучылар өчен куркынычсызлык минутлары кертеләчәк. Бу дәресләрдә балаларга юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлатачаклар, дип хәбәр итә илнең Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. "Россия Федерациясе хөкүмәте рәисенең беренче рәисе кушуы буенча министрлык гомуми белем бирү оешмаларының соңгы дәресендә барлык сыйныфларга куркынычсызлык минутын кертергә тели....

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Россия мәктәпләре укучылар өчен куркынычсызлык минутлары кертеләчәк. Бу дәресләрдә балаларга юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлатачаклар, дип хәбәр итә илнең Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
"Россия Федерациясе хөкүмәте рәисенең беренче рәисе кушуы буенча министрлык гомуми белем бирү оешмаларының соңгы дәресендә барлык сыйныфларга куркынычсызлык минутын кертергә тели. Ул барлык яшьтәге укучыларга исәпләнгән булачак", - диелә хәбәрдә.
Министрлыкта билгеләп үткәнчә, бу эшкә илнең бөтен төбәкләре җәлеп ителгән.
"Бу дәресләр барышында мәктәп укучылары, өй белән мәктәп арасында хәрәкәт иткәндә, кирәкле куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырылачак. Шулай ук куркынычсызлык минутлары төрле һава торышы шартларында юл кагыйдәләрен үтәүгә балаларның игътибарын көчәйтергә булышачак", - дип ассызыклыйлар идарәдә.
татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев