Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия төбәкләрендә инфляция күләме 4 процентка кадәр кимегән

Инфляциянең иң түбән дәрәҗәсе Ненец автономияле округында - 1,2 процент.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең 82 төбәгендә инфляция 4 процентка кимегән. Кайбер төбәкләрдә ул аннан да түбәнрәк. Инфляциянең иң түбән дәрәҗәсе - Ненец автономияле округында. Биредә ул 1,2 процентка тигез, дип хәбәр итә «Известия», РФ Икътисади үсеш министрлыгы ясаган анализга сылтама ясап.

Инфляция дәрәҗәсе түбән булган төбәкләр исемлегендә Пенза, Новосибирск, Омск өлкәсе һәм Чуашстан Республикасы бар.

Ханты-Манси автономияле округы, Саха (Якутия) Республикасы һәм Калуга өлкәсендә исә инфляция күләме 4 проценттан артып китә. Бу - логистика һәм әлеге төбәкләрдә яшәүчеләрнең керемнәре чагыштырмача югары булуы белән аңлатыла.

Экспертлар фикеренчә, инфляция дәрәҗәсе кимүнең төп сәбәбе - сумның доллар һәм еврога карата үсеше. Бу ноябрь аеннан товарлар һәм хезмәтләргә бәяләрнең артуына китерәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/14/152293/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев