Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә күпфатирлы агач йортлар төзелергә мөмкин

Төзелеш министрлыгында типовой проектлар буенча тәкъдимнәр әзерләргә керешкәннәр инде. (Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень белдергәнчә, Россиягә агач йортлар төзүне киң җәелдерергә кирәк, дип хәбәр итә «Известия». Мень билгеләп үткәнчә, Финляндия, Швеция һәм Канада тәҗрибәсе агач йортларның нәтиҗәле булуын раслый. Идарә тармагында типовой...

Төзелеш министрлыгында типовой проектлар буенча тәкъдимнәр әзерләргә керешкәннәр инде.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень белдергәнчә, Россиягә агач йортлар төзүне киң җәелдерергә кирәк, дип хәбәр итә «Известия».
Мень билгеләп үткәнчә, Финляндия, Швеция һәм Канада тәҗрибәсе агач йортларның нәтиҗәле булуын раслый. Идарә тармагында типовой проектлар буенча тәкъдимнәр әзерләргә керешкәннәр инде.
«Мин мисал итеп китергән илләрнең тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кечкенә торак пунктларда күпфатирлы зур булмаган йортлар да, фельдшер-акушерлык пунктлары да, балалар бакчалары да төзергә мөмкин. Бездә агачка кытлык юклыгын исәпкә алсак, шушы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк», - дип ассызыклаган министр.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/07/147826/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев