Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә салымны аванс белән түләп булачак

Быел төбәк хакимияте карары нигезендә, милеккә салымны исәпләү өчен, кадастр бәясе кулланыла торган субъектлар исемлеге тагын да киңәйтелде.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа закон проекты нигезендә, россиялеләр җир, транспорт һәм физик затлар милкенә салымны аванс белән түли алачак, дип яза «Российская газета».

Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин «Российская газета»га биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, закон проекты махсус аванс кертеме институты - физик затларның салымнарын бюджет классификациясенең махсус кодына түләү өчен акча күчерү мөмкинлеге булдыруны күздә тота.

Ел саен 70 миллионнан артык физик зат өчен милек салымнары исәпләнә һәм салым турындагы белдерүләр формалаштырыла. Федераль салым хезмәте башлыгы хәбәр иткәнчә, быел төбәк хакимияте карары нигезендә, милеккә салымны исәпләү өчен кадастр бәясе кулланыла торган субъектлар исемлеге тагын да киңәйтелде. Узган елда да кадастр бәясен файдаланган 28 төбәккә, Санкт-Петербург, Ставрополь крае, Воронеж, Кемерово, Чиләбе өлкәләрен дә кертеп, тагын 21 төбәк өстәлде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/20/152689/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев