Сабан туе
Җәмгыять

Сабан туе

Идел-йортка бәйрәм керде: Җиз кыңгырау - дугаларда. Егетләрдә - тальян гармун, Чиккән сөлге - юргаларда. Күзен ачты - шытты бөртек - Килер көннең ышанычы. Җырга күчкән шигъри аһәң - Игеннәрнең куанычы. Аланнарда - яшьлек җыры, Печән исе, чалгы чыңы! Бәйрәм рухы - йөрәкләрдә, Мәйданнарда - тальян моңы! Сабанында сынатмадык, Җир-анадан...

Идел-йортка бәйрәм керде:
Җиз кыңгырау - дугаларда.
Егетләрдә - тальян гармун,
Чиккән сөлге - юргаларда.

Күзен ачты - шытты бөртек -
Килер көннең ышанычы.
Җырга күчкән шигъри аһәң -
Игеннәрнең куанычы.

Аланнарда - яшьлек җыры,
Печән исе, чалгы чыңы!
Бәйрәм рухы - йөрәкләрдә,
Мәйданнарда - тальян моңы!

Сабанында сынатмадык,
Җир-анадан шәфкать көтик!
Күтәрик бер күңелләрне -
Сабан туен бәйрәм итик!

Татар күңеле һәрчак ачык:
Әзер җыры, әзер сые!
Мәйданнарга рәхим ит син,
Хуш киләсең, Сабан туе!


Нет комментариев