Дүшәмбе көнне республика мәктәпләрендә температура һәм ОРВИ симптомнары аркасында 123 укучы дәресләргә кертелмәгән.
Татарстанда узган атнада укучыларга салкын тию сәбәпле тугыз сыйныф укуны туктатып торды. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.
«Соңгы атнада Казандагы тугыз мәктәптә тугыз сыйныф укуны туктатты. Бу салкын тиеп укучыларның 20 проценты дәресләргә йөрмәү белән бәйле», — диде спикер.
Патяшина әйткәнчә, дүшәмбе көнне республика мәктәпләрендә температура һәм ОРВИ симптомнары аркасында 123 укучы дәресләргә кертелмәгән.
Нет комментариев