Сатарга дигәнен пунктка алып барасың
Быел 1 майдан Таможня союзының "Ит һәм ит ашамлыклары куркынычсызлыгы турында" һәм "Сөт һәм сөт продуктлары куркынычсызлыгы турында"гы техник регламентлары гамәлгә керә. Бу хакта аңлатуын сорап "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча идарәсе баш дәүләт инспекторы Ринат Фәйзрахманов һәм "Әтнә район ветеринария берләшмәсе" дәүләт бюджет учреждениесе мал табибы Гомәр Хәкимҗановка мөрәҗәгать иттек. -...
Быел 1 майдан Таможня союзының "Ит һәм ит ашамлыклары куркынычсызлыгы турында" һәм "Сөт һәм сөт продуктлары куркынычсызлыгы турында"гы техник регламентлары гамәлгә керә. Бу хакта аңлатуын сорап "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча идарәсе баш дәүләт инспекторы Ринат Фәйзрахманов һәм "Әтнә район ветеринария берләшмәсе" дәүләт бюджет учреждениесе мал табибы Гомәр Хәкимҗановка мөрәҗәгать иттек.
- Хәзер мал асрап сую һәм сату өлкәсендә нәрсәләр үзгәрә?
- Әгәр дә терлекне шәхси хуҗалык үзе өчен асрый һәм суя икән, берни дә үзгәрми. Шуңа күрә бу теманы телгә дә алмыйк. Закон итне сатарга теләүчеләргә генә кагыла. Бу очракта муниципаль җирлекнең ит җитештерү объекты яки махсус билгеләнгән мал сую урыны булырга тиеш. Торак пункттан 300 метр читтә булуы, гигиена һәм санитар-ветеринар таләпләрнең төгәл үтәлүе шарт. Кыскасы, терлекне сую дәүләт теркәве үткән, махсус җиһазландырылган пунктта башкарылырга тиеш!
- Мал сую урынынкем билгели?
- Законда күрсәтелгәнчә, анысын муниципаль берәмлек билгели. Моннан соң, ветеринария станциясеннән "Форма-2" белешмәсе генә алырга кирәк. Башка бер документ та кирәкми.
- Ә сөт сату өлкәсендә ниләр үзгәрә?
- Бу очракта да сөт сатучының "Форма-2" белешмәсе булырга тиеш. Ә инде халыкның сөт җыючыга булган ышанычы Федераль Закон белән көйләнә.
- Техник регламент май аеннан гына гамәлгә керә. Аңарчы терлек сую урыннары төгәл ачыкланыр дигән өмет бар?
- Әлбәттә. Тик шуны аңларга кирәк: малны сатарга дип сую күпмедер дәрәҗәдә катлауланса да, сатучы өчен күпкә гадиләштерелә. Өстәмә сораулар туса, 2-21-26 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев