Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөелмәгән хатын сөйкемле булмас

Гыйбрәтле гыйбарәләр Этлеге беткән эт янында мәче дә этләшә. Йомшак кулдан эреп киткәнне каты кулга алуы җиңел. Куыласың килмәсә, көтүгә иярмә. Тамырын тоймасаң, талга тотынма, агым алып китәр. Таш астыннан чыкканны аяк астына салып булмас. Сөелмәгән хатын сөйкемле булмас. Чүл яфрагыннан су таммас. Тәмәкене генә түгел, мәхәббәтне дә таптап сүндерәләр....

Гыйбрәтле гыйбарәләр

Этлеге беткән эт янында мәче дә этләшә.

  • Йомшак кулдан эреп киткәнне каты кулга алуы җиңел.
  • Куыласың килмәсә, көтүгә иярмә.
  • Тамырын тоймасаң, талга тотынма, агым алып китәр.
  • Таш астыннан чыкканны аяк астына салып булмас.
  • Сөелмәгән хатын сөйкемле булмас.
  • Чүл яфрагыннан су таммас.
  • Тәмәкене генә түгел, мәхәббәтне дә таптап сүндерәләр.
  • Үткәннәрне сагынып сөйләгәндә, кеше бүгенге яшәүдән ял итә.
  • Тормышны уйнап күрсәтер өчен дә чынлап яшәп карарга кирәк.
  • Пәйгамбәрләр җир кешесе белән кавышмый.
  • Үзең тарта алмаган йөккә ияреп кенә барып була.
  • Чүпне өйдән чыгарырга ярамагач - өйне чүплеккә әверелдерергәме?
  • Яратмаган кеше мәхәббәтне юк дип, яраткан кеше ут дип белә.
  • Табак-савыт шалтырамый тормый, әмма табак-савыт булмаса дөнья үзе шалтырый.
  • Үзеңне япа-ялгыз дип хис итәсең икән, димәк, Алланы оныткансың.
  • Тарихны ялган язу - тарихи акылдан язу ул.
  • Очарга хыялланган кеше тагылып йөрми.
  • Ирекнең тамыры - Ир. Димәк, ирекле булу өчен башта ир булырга кирәк.
  • Бәйрәмнәр ешайса, үләт якынлаша.
  • Көлке юкта көлдерергә тырышалар икән, җитди уйланырга урын бар.
  • Йоклаганын аңлар өчен милләт бер уянып алырга тиеш.
  • Эврика: өшетә торган юрган уйлап тапканнар.
  • Тел яшерергә мәҗбүр милләтнең тарихта яшерен елъязмасы калсын.
  • Ис тоймаса борының, синең «шунда» урының.
  • Күкнең - түшәме, түбәнлекнең төбе юктыр.
  • Акчаның начар ягы - аның булмавы. Кешенең начар ягы - акча гына уйлавы.
  • Тилегә каршы тел, кылычка каршы кул корал түгел.
  • Алыр байлыгы булмаса, җирдә дә, тарихта да, кешедә дә казынмыйлар.
  • Таш таркалса, ком була. Милләт таркалса, кол була.

Чөелгән борын күккә түгел, Җиргә бәрелеп каный.

Нәҗибә Сафина

http://kazanutlary.ru/?p=41262

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев