Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә сез нинди бәя бирәсез?

Әтнә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең эшеннән сез ризамы? Иминлегебез сагында торучылар үз эшен ничек башкара? Халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә вакытында чара күреләме? Шул хактагы фикерләре белән уртаклашуларын сорап, район халкына мөрәҗәгать иттек. Гөлфия Шакирова, Иске Өҗем клубы мөдире Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә карата бик уңай фикердә мин. Һәрчак ярдәмгә әзер алар....

Әтнә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең эшеннән сез ризамы?

Иминлегебез сагында торучылар үз эшен ничек башкара? Халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә вакытында чара күреләме? Шул хактагы фикерләре белән уртаклашуларын сорап, район халкына мөрәҗәгать иттек.

Гөлфия Шакирова, Иске Өҗем клубы мөдире

  • Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә карата бик уңай фикердә мин. Һәрчак ярдәмгә әзер алар. Клуб кичке якта эшли, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Кайчан чакыртуга карамастан, килеп чыккан проблеманы вакытында хәл итәргә ярдәм итәләр. Бу урында участок инспекторы Илнар Закировның тырышлыгын да билгеләп узасы килә. Халык белән эшләве бик авыр хәзер, төрле ситуация килеп чыгарга мөмкин. Тик шуңа да карамастан, бер-беребезгә булышып эшлибез. Дустанә мөнәсәбәттә.

  • Мәхмүт Галиев, Күңгәр авылы, бухгалтер

  • Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән шәхсән үземнең эш иткәнем юк. Тик шуңа да карамастан, тирә- яктагылардан алар турында бары уңай фикерләр генә ишетергә туры килә. Эшлиләр, тырышалар. Җитәкчеләрен дә бик җитди, таләпчән кеше дип беләбез. Мондый җитәкче кул астында эшләүчеләр дә үз эшләренә җаваплы карый торган , дисциплиналы, кеше гозеренә битараф калмый торганнар дип уйлыйм. Эшләре авыр, җаваплы. Уңышлар юлдаш булсын аларга.

    Тәлгать,( фамилиясен күрсәтергә теләмәде), Олы Әтнә авылы

  • Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең эшчәнлеген берьяклы гына бәяләү дөрес булмас. Газета битләренә карасаң, бик каты эшлиләр кебек. Икенче яктан - зарланучылар да юк түгел. Аңлашыла, эшләре күп, вакытлары тыгыз, һәр эшкә тиешенчә игътибар биреп тә бетерә алмый торганнардыр. Килеп чыккан ситуацияләрдә, иң беренче чиратта кеше факторы турында онытмасыннар иде.

Әнә шундый җаваплар ишеттем мин үзем биргән сорауларга. Тормыш булгач, төрле хәлләр килеп чыга. Юк, бер тапкыр да дәшмәм, дигән кешеңә дә, эндәшеп куясың. Шуның кебек, уйламаган җирдән полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп куярга да туры килә. Авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телисе килә . Ничек кенә булмасын, бик кирәкле эш башкара алар.

Эчке эшләр бүлеге турында фикерләрегез белән шулай ук Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтына 16.мвд.рф ссылкасы аша кереп, социаль сораштыруда катнаша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев