Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
24 февраль 2018, 12:00 Минбәр 2010 елга кадәр Казанда - Мәрҗани мәчетендә торган; аны саклап калу өчен, Шыгырданга алып кайтканнар. (Шыгырдан, 24 февраль, "Татар-информ", Алмаз Биккол). Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәре Чувашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында урнашкан "Өч сәхабә" исемендәге үзәк Җәмигъ мәчетендә саклана. Минбәрне карарга мәчеткә туристлар килә башлаган. Бу...
24 февраль 2018, 12:00
Минбәр 2010 елга кадәр Казанда - Мәрҗани мәчетендә торган; аны саклап калу өчен, Шыгырданга алып кайтканнар.
(Шыгырдан, 24 февраль, "Татар-информ", Алмаз Биккол). Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәре Чувашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында урнашкан "Өч сәхабә" исемендәге үзәк Җәмигъ мәчетендә саклана. Минбәрне карарга мәчеткә туристлар килә башлаган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә мәчетнең имамы Рифкать хәзрәт Крганов хәбәр итте.
"Мәрҗани минбәре безнең мәчеткә 2010 елның сентябрь азагында сүтелгән хәлдә кайтты. Без аны төзекләндердек, буядык", - дип искә алды Рифкать хәзрәт. Минбәр 2010 елга кадәр Казанда - Мәрҗани мәчетендә сакланган. Мәчеттә төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, аны мәчет бинасыннан чыгарып куйган булганнар. Минбәрне саклап калу өчен, Шыгырдан имамнары үз авылларына алып кайтканнар.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/24/158640/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев