Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шөкер, Әтнәдә бүген дә коронавирус теркәлмәде

Бүгенге көнгә Әтнә районында 13 кеше - авырый һәм 42 кеше карантинда утыра. Районда коронавирус таралуга каршы җитди көрәш бара. Нәтиҗәсе саннарда чагылыш таба: соңгы көннәрдә ул теркәлмәде. Ә менә Россиядә соңгы тәүлектә тагын 11231 кеше коронавирус белән авырый башлаган. Татарстан буенча авыручылар саны 105 булган.

Бүген Татарстан Республикасында COVID-19ның 105 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 8е – читтән кергән, 97се – контактлы.

31 кеше больницага салынган, 74е өендә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз төре ачыкланган.

Авыручыларны яшь төркемнәре буенча карыйк:

18 яшькә кадәр – 1

18-30 яшь – 18

30-50 яшь – 31

50-60 яшь – 24

60-70 яшь – 27

70-80 яшь – 4

80-90 яшь – 0

90 яшьтән өлкән – 0

Күргәнегезчә, урамда еш йөргән 30-50 яшьлекләр арасында авыручылар күбрәк.

Авыручылар кайларда яшиләр икән, карап карыйк:

1.Казан – 41

2.Яр Чаллы – 22

3.Әлмәт – 6

4.Арча – 6

5.Балтач – 1

6.Биектау – 2

7.Алабуга – 4

8.Кукмара – 2

9.Лаеш – 1

10.Лениногорск – 1

11.Мамадыш – 4

12.Түбән Кама – 11

13.Питрәч – 2

14.Саба – 1

15.Тәтеш – 1

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев